JADIDFEST 2026: Тукай чордашлары | Тулы программа
📜 Тарихны укып кына түгел, ишетеп, күреп, тоеп һәм яңадан ачып була!
28–29 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә Jadidfest фестивале узачак. Быел фестиваль Габдулла Тукай чордашларына – бер гасырдан артык элек яшәгән, иҗат иткән, татар мәдәнияте һәм җәмгыяте үсешенә өлеш керткән шәхесләргә багышлана.
Ике көнлек программада – музыкаль флешмоб, аудиоспектакль, билгесез ядкярьләр музее, шигъри баттл, багышлау концерты, хаттат перформансы, лекцияләр, монологлар, иҗади лабораторияләр, уеннар һәм татарча ярминкә.
Jadidfest үткән белән бүгенгене тоташтыра һәм милли мирасны яңа күзлектән ачарга чакыра.
Быел без Тукай чордашларының тормышына, фикерләренә һәм иҗатына төрле форматларда күз салабыз. Алар турында нәрсә беләбез, ә нәрсәләр әле дә сер булып кала?
Тулы программа – карусельдә 👆🏼
📍 Татарстан Милли китапханәсе
📅 28 ноябрь | 12:00–20:00
📅 29 ноябрь | 12:00–20:00
Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.