Forwarded from ТАТФОРУМ
Чордашлар. Тукымалар лабораториясе: Тукыма аша кеше тарихын сөйләп буламы? Тукыма кешене гомер буе озата: ул безнең өчен кием дә, саклану чарасы да, гаилә истәлекләрен саклаучы кадерле ядкәр дә була ала. Ә тукыма аша билгеле шәхесләрнең тормышы турында сөйләп буламы? Jadidfest кысаларында «Чордашлар» проектының тактиль эксперименталь лабораториясенә чакырабыз. Катнашучылар тукымалар белән эшләп, билгеле шәхесләргә багышланган композицияләр иҗат итәчәк. Бу лабораториядә тукымага яңа мәгънәләр салып, кеше язмышын һәм аның тарихын иҗади тәҗрибә аша ачып караячакбыз. Куратор: Регина Гаязова 📍 Татарстан Милли китапханәсе, конференц-зал 📅 28 ноябрь 🕒 14:00
Open in Telegram





