📒«XX гасырда татар халкы тарихы» дип аталган курсыбыз тәмамланды. XX гасыр — татар халкы тарихындагы зур үзгәрешләр чоры. Бу чор турында сөйләшү өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Милли музее «Ачык университет» проекты кысаларында офлайн курс оештырды. 9–19 ноябрьдә Казанның төрле мәдәни мәйданчыкларында очраштык: Милли музей һәм аның филиаллары Татар китабы йорты һәм Габдулла Тукай Әдәби музеенда, «Сөт» каһвәханәсендә. Лекцияләрне тарихчылар, профессорлар, тарих фәннәре докторлары һәм кандидатлары, этнографлар һәм әдәбият белгечләре алып барды. Әлеге курска йөрүчеләр тиздән тест тапшырып, сертификат ала алачак. Ә лекцияләрнең видеоязмаларын univer.tatar сайтында һәм «Ачык университет»ның социаль челтәрләрендә урнаштырачакбыз. 🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩 Курсыбыз тыңлаучыларга татар тарихына төрле белгечләр күзлегеннән карарга мөмкинлек биргәндер дип өметләнәбез. Очрашуларның офлайн форматта булуы да күпләрегезгә ошады, мондый лекцияләрне ешрак оештырырга тырышырбыз. XX гасыр тарихында әле сөйләшеп бетермәгән темалар күп. Бәлки, бу сөйләшүләрнең дәвамы да булыр әле!😉
Open in Telegram
Ачык Университет
Татар телле онлайн-университет: https://linktr.ee/univertatar
Subscribers, 30 days
Nov 24 – Nov 25−1 (−0.1%)
Show as table
| Date | Subscribers |
|---|---|
| Nov 24, 2026 | 1,172 |
| Nov 25, 2026 | 1,171 |
Average views per post by day
By publication day
Show as table
| Date | Avg views per post |
|---|---|
| Nov 9, 2026 | 711 |
| Nov 10, 2026 | 629 |
| Nov 11, 2026 | 267 |
| Nov 12, 2026 | 541 |
| Nov 15, 2026 | 674 |
| Nov 16, 2026 | 229 |
| Nov 17, 2026 | 175 |
| Nov 18, 2026 | 604 |
| Nov 19, 2026 | 256 |
| Nov 22, 2026 | 289 |
Most viewed this month
- 01Views908Forwards—Reactions11Comments—
- 02Views888Forwards—Reactions7Comments—
- 03Views756Forwards—Reactions1Comments—
- 04Views674Forwards—Reactions10Comments—
Latest posts
«XX гасырда татар халкы тарихы» курсының ахыргы очрашуына чакырабыз!📒 19:00 «Совет чорында татар интеллигенциясе: язмышлар, тормыш тарихлары, милли үзаңлылыкны саклау». Лектор — Шәйхин Айдар Рәсим улы, ТР Милли музей филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры мөдире, КФУ диннәрне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы. 📍 Татар китабы йорты, Островский урамы, 15
Open in TelegramТАССРның беренче еллары ничек узган? Совет чорында дингә каршы көрәш Татарстан тарихына ничек тәэсир иткән? Бу сорауларга 17 ноябрь көнне узачак лекцияләрдә җавап эзләрбез.📒 📎19:00 «Сул борылыш: ТАССР формалашуы һәм аның беренче еллары». Гарифуллин Илнар Зөлфәт улы, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты. 📎20:00 «Татарстан: совет чоры тарихында дин белән көрәшү». Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы, филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече, тәнкыйтьче, Татарстан Республикасы атказанган югары мәктәп хезмәткәре. 📍 Габдулла Тукай Әдәби музее, Габдулла Тукай урамы, 74 Курска теркәлү монда
Open in TelegramConnections
Similar channels
Chesskids | PARENTS@school_chesskidsEducation1.17K
ИГСУ Медиа@igsu_media_liveEducation1.18K
Финансовый университет | Владикавказ@finvldinfoEducation1.17K
Счастливый учитель физики | авторские методические разработки к урокам@happy_physicist_oaEducation1.17K
Воздушно-инженерная школа@aesa_techEducation1.16K
Земцов@zemtsov_tgEducation1.18K
Медицинский колледж@medskills_collegeEducation1.18K
Карьерный Стартрек в 1С@infostart_eduEducation1.18K
Mentions
ТАТФОРУМ@tatforum1 mention
Национальный музей РТ@tat_museum1 mention