Account

Posts of Ачык Университет

newest first

#977Video

📒«XX гасырда татар халкы тарихы» дип аталган курсыбыз тәмамланды. XX гасыр — татар халкы тарихындагы зур үзгәрешләр чоры. Бу чор турында сөйләшү өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Милли музее «Ачык университет» проекты кысаларында офлайн курс оештырды. 9–19 ноябрьдә Казанның төрле мәдәни мәйданчыкларында очраштык: Милли музей һәм аның филиаллары Татар китабы йорты һәм Габдулла Тукай Әдәби музеенда, «Сөт» каһвәханәсендә. Лекцияләрне тарихчылар, профессорлар, тарих фәннәре докторлары һәм кандидатлары, этнографлар һәм әдәбият белгечләре алып барды. Әлеге курска йөрүчеләр тиздән тест тапшырып, сертификат ала алачак. Ә лекцияләрнең видеоязмаларын univer.tatar сайтында һәм «Ачык университет»ның социаль челтәрләрендә урнаштырачакбыз. 🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩🤩 Курсыбыз тыңлаучыларга татар тарихына төрле белгечләр күзлегеннән карарга мөмкинлек биргәндер дип өметләнәбез. Очрашуларның офлайн форматта булуы да күпләрегезгә ошады, мондый лекцияләрне ешрак оештырырга тырышырбыз. XX гасыр тарихында әле сөйләшеп бетермәгән темалар күп. Бәлки, бу сөйләшүләрнең дәвамы да булыр әле!😉

Open in Telegram
Views289−27%vs avg
Forwards—
Reactions17
Comments—
#973Photo
Views604+53%vs avg
Forwards—
Reactions9
Comments—
#969Photo
Views424+7%vs avg
Forwards—
Reactions3
Comments—
#965Photo
Views674+71%vs avg
Forwards—
Reactions10
Comments—
#964Video
Views541+37%vs avg
Forwards—
Reactions10
Comments—
#962Photo
Views888+125%vs avg
Forwards—
Reactions7
Comments—
#959Photo
Views908+130%vs avg
Forwards—
Reactions11
Comments—