ТӨРКИ МОҢНАР 🌙 | ФАТИРНИК | АСЫЛТАШ | 26.11 Төрле телләрдә яңгыраган, әмма уртак мәдәни хәтергә ия музыка. «Төрки моңнар» — Ләйсән Усманованың тыңлаучылар белән бергә төрки телле дөнья буйлап музыкаль сәяхәткә илтүче камер акустик кичә. Программада — татар, төрек, әзербайҗан, казах һәм башка төрки телләрдәге җырлар. Төрле төбәкләрнең халык җырлары, таныш көйләр һәм музыкаль тарихлар бер киңлектә — тавыш һәм гитараның тере яңгырашында очрашачак. ・26 ноябрь 19:00 ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында, шулай ук «Пушкин картасы» буенча да алырга мөмкин
Открыть в TelegramПосты канала Шәрык клубы / Восточный клуб
ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ 🎥 | 29.11 "Исәнме, улым!" | "Здравствуй, мама, это я!" Автор: Барзу Абдураззоков Режиссер: Бикчәнтәев Фәрит Пьесаның бөтен эчтәлеге ана белән улның телефоннан сөйләшүеннән гыйбарәт. Ананың бөтен тормышы улын кешелеклелеккә өндәүгә көйләнгән. Спектакль - телефонный разговор пожилой матери с сыном-бизнесменом. Мать звонит своему сыну на работу, чтобы рассказать о незначительных, на первый взгляд, вещах. Таких, как покупка фена, рассказ о белках во дворе... Она считает, что именно на этих мелочах построена наша жизнь, что именно ими заполнена каждый день. Поначалу сын раздражается на ее звонок, так как это отвлекает его от работы. Однако потом понимает, что и сам нуждается в матери. Спектакль рассказывает о любви родителя и ребенка: бескорыстной, возможно, немного наивной, но, безусловно, чистой и искренней. ・29 ноябрь 14:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин
Открыть в TelegramБүген бездә "Күңел өчен" остаханәсе үтә!✨ Киләсе мастер-класс 20 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә узачак. Рәхим итегез!🫶 ・Билетлар Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда. Сегодня в Восточном клубе проходит мастер-класс "Для души". Делимся кадрами творческого процесса!✨ Приглашаем на следующий мастер-класс, который состоится 20 декабря в 14:00! ・Билеты уже в продаже на сайте ТГАТ им. Г. Камала.
Открыть в Telegram20 ноябрь — данлы җырчы һәм композитор Мәрьям Рахманкулованың туган көне! Аның концерт репертуары киң һәм төрле иде: Көнбатыш Европа, рус һәм совет композиторлары әсәрләре, революцион һәм халык җырлары. Ләкин аеруча Мәрьям Рахманкулова татар халык җырларын — бигрәк тә борынгы көйләрне — үтә нечкә интерпретацияләве белән дан алды. Милли вокал белән академик осталыкны берләштерү — аның иҗади йөзенең төп үзенчәлеге. Үзе шулай ук композитор буларак калды: симфоник оркестр өчен әсәрләр, җырлар, спектакльләргә һәм радиоспектакльләргә музыка, татар һәм башкорт халык җырларына эшкәртмәләр — барысы да аның калыбыннан чыккан. Бүген без олы язмышлы сәнгать кешесенең туган көнен билгелибез! 🌹
Открыть в TelegramТАТАРЧА ГИТАРНИК | АЛСУ һәм БУЛАТ ШӘЙМИ 💫 Булат Шәйми һәм Алсу Шәйми сезне тере гитара тавышы, яраткан җырлар һәм җылы атмосфера тулы музыкаль очрашуга чакыра! Алар популяр татар җырларын гитарага кушылып башкарачак, интернетта популяр булган каверларын җырлаячак, ә тамашачы бирелгән җыр текстларын тотып кушыла алачак. Бу гадәти концерт кына түгел, ә яраткан җырларны бергә башкару, аралашу һәм матур хисләр белән уртаклашу мөмкинлеге. ・17 декабрь 19:00 ・Шәрык клубы Татарстан урамы, 8 йорт ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатып алырга мөмкин ・Билетларны шулай ук Пушкин картасы буенча алып була
Открыть в TelegramКҮҢЕЛ ӨЧЕН | Иҗади остаханә | ДЛЯ ДУШИ | Мастер-класс для взрослых 🖌️ Ялларыгызны җылы мохиттә уздырасыгыз килсә, 22 ноябрь көнне 14:00 сәгатьтә үзачак "Күңел өчен" остаханәсенә рәхим итегез! Если вы хотите провести выходные в тёплой атмосфере, приглашаем вас 22 ноября в 14:00 на мастер-класс «Для души»! ・22 ноябрь 14:00 ・Шәрык клубы (Татарстан,8) ・Билетларны Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин / Билеты можно приобрести на сайте ТГАТ им. Г. Камала
Открыть в TelegramВИДЕОСПЕКТАКЛЬ 🎥 | 21.11 "Әрем исе" | "Запах полыни" Автор постановки: Илгиз Зәйниев Режиссер: Айрат Абушахманов Адәм баласы гомере буе нидер эзли: бәхетен, мәхәббәтен, яшәү мәгънәсен, үзен... Сәфәр дә 35 ел элек шул уйлар белән туган авылын, үзен яраткан һәм аннан бала көткән сөйгән кызын, якыннарын ташлап беркемгә бер ни дә аңлатмыйча чыгып киткән. Бүген ул кире әйләнеп кайта. Эзләгәнен тапканмы соң ул? Кайчандыр аңа якын булган кешеләр: аны өзелеп сөйгән Сара, Сараны хурлыктан саклап калу өчен аңа өйләнгән дусты Марат, гомере буе Сәфәргә яшерен сөю белән янып йөргән Рузия, аңа гомумән таныш булмаган оныгы Нурзилә белән уртак тел таба алырмы ул? Кем алар хәзер бер-берләре өчен? Бәлки Сәфәр әрем исен үлеп яратканга, үзенең дә, якыннарының да язмышлары ачыдыр? ・21 ноябрь 14:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билетларны Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин
Открыть в TelegramТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ🔥 ・19 ноябрь , 19:00 ・«Шәрык» клубы (Татарстан урамы, 8) ・18+ ・Билетлар Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда Сине көтеп калабыз! 😉
Открыть в TelegramТӨРКИ МОҢНАР | ФАТИРНИК 🌙 Төрле телләрдә яңгыраган, әмма уртак мәдәни хәтергә ия музыка. «Төрки моңнар» — Ләйсән Усманованың тыңлаучылар белән бергә төрки телле дөнья буйлап музыкаль сәяхәткә илтүче камер акустик кичә. Программада — татар, төрек, әзербайҗан, казах һәм башка төрки телләрдәге җырлар. Төрле төбәкләрнең халык җырлары, таныш көйләр һәм музыкаль тарихлар бер киңлектә — тавыш һәм гитараның тере яңгырашында очрашачак. Асылташ/Asyltash (Ләйсән Усманова) — Татарстаннан этно, world music һәм заманча авторлык музыкасы жанрларында эшләүче җырчы. Татар, төрек, әзербайҗан, казах һәм башка телләрдә җырлар башкара, төрки халыклар традицияләрен заманча яңгыраш белән берләштерә. Халыкара һәм Россия фестивальләре һәм мәдәни проектлар катнашучысы, зур мәдәни чараларда чыгыш ясаучы һәм татар мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән үз проектларын үстерүче. ・26 ноябрь 19:00 ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин
Открыть в TelegramТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ: Кил, көләбез!🔥 ・12 ноябрь, 19:00 ・«Шәрык» клубы (Татарстан урамы, 8) ・18+ ・Билетлар Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда. Яхшы кәефеңне онытма 😉
Открыть в TelegramКичә бездә "Нәни куллар" остаханәсе үтте! 🤗 Балалар якынлашып килүче Әниләр көненә багышланган матур котлау открыткасы иҗат иттеләр! Вчера у нас состоялся творческий мастер-класс «Маленькие ручки»! Ребята сделали своими руками чудесные поздравительные открытки в преддверии наступающего Дня матери! ✨
Открыть в TelegramМарсель Хәким улы Сәлимҗанов (1934–2002) 7 ноябрь — Марсель Хәким улы Сәлимҗановның туган көне. 1934 елның шул көнендә Казанда дөньяга килгән бу олы шәхес — татар сәхнә сәнгате тарихында аерым урын тоткан режиссер, актер һәм педагог. Аның иҗади тормыш юлы татар театрының үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Сәхнәгә 70тән артык спектакль куйды, шул исәптән Т. Миңнуллинның 17 пьесасын сәхнәләштерде. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Зәңгәр шәл» спектакльләре аның иң кадерле иҗат җимешләре булып санала. Профессиональ сәнгать өлкәсендәге казанышлары бәяләнеп, ул ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969, 1975), РСФСР һәм СССРның халык артисты (1980, 1984) исемнәренә лаек булды. 2001 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы дәрәҗәсенә ия булды. Марсель Хәким улы Сәлимҗанов — татар театрының рухын саклап, аны дөнья киңлегенә чыгарган олы оста. Аның иҗаты — милли сәхнә тарихының алтын бите.
Открыть в Telegram7 ноябрь — КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллинның туган көне! Ул 1953 елда Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында дөньяга килгән. Татар археографиясендә һәм татар тарихы фәнендә аеруча мөһим урын тоткан күренекле галим иде. Җәүдәт Миңнуллин — татар тарихы һәм мәдәнияте буенча берничә китап һәм якынча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, алман, инглиз, төрек һәм венгр телләрендә басылган. Аның зур казанышларының берсе — XX гасыр башындагы Казан «Шәрык клубы» тарихын фәнни яктан өйрәнү. 2013 елда аның «Шәрык клубы: тарихи очерк» дигән китабы дөнья күрде. Бу хезмәт клубның тарихын, эшчәнлеген һәм татар интеллигенциясенең иҗтимагый тормышындагы урынын тирән итеп ачып бирде. 2009 елда татар яшьләре клубы «Шәрык» торгызылганда, басмаканада узган пресс-конференцияне дә нәкъ менә ул — клуб тарихын яхшы белүче галим — алып барды.
Открыть в TelegramФАТИРНИК | ТӨРКИ МОҢНАР | АСЫЛТАШ🌙 Дуслар! Сезне матур кичәгә чакырабыз — төрки музыканың тирән моңнарын искиткеч матур тавышлы, сәләтле Асылташ башкаруында тыңларсыз! 🎶 Сезне көтеп калабыз!✨ • 26 ноябрь 19:00 ・Шәрык клубы (Татарстан урамы, 8 йорт) ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин КВАРТИРНИК | ТЮРКСКИЕ МЕЛОДИИ | АСЫЛТАШ🌙 Друзья! Приглашаем вас на прекрасный вечер — вы услышите глубокие тюркские мелодии в исполнении талантливой Асылташ с её удивительно красивым голосом! 🎶 Ждём вас!✨ • 26 ноября 19:00 • Восточный клуб (ул.Татарстан, д.8) • Билеты можно приобрести на сайте ТГАТ им. Г. Камала
Открыть в Telegram