Account

Posts of Шәрык клубы / Восточный клуб

newest first

#3312Video
Views642+190%vs avg
Forwards—
Reactions4
Comments—
#3310Photo

ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ 🎥 | 29.11 "Исәнме, улым!" | "Здравствуй, мама, это я!" Автор: Барзу Абдураззоков Режиссер: Бикчәнтәев Фәрит Пьесаның бөтен эчтәлеге ана белән улның телефоннан сөйләшүеннән гыйбарәт. Ананың бөтен тормышы улын кешелеклелеккә өндәүгә көйләнгән. Спектакль - телефонный разговор пожилой матери с сыном-бизнесменом. Мать звонит своему сыну на работу, чтобы рассказать о незначительных, на первый взгляд, вещах. Таких, как покупка фена, рассказ о белках во дворе... Она считает, что именно на этих мелочах построена наша жизнь, что именно ими заполнена каждый день. Поначалу сын раздражается на ее звонок, так как это отвлекает его от работы. Однако потом понимает, что и сам нуждается в матери. Спектакль рассказывает о любви родителя и ребенка: бескорыстной, возможно, немного наивной, но, безусловно, чистой и искренней. ・29 ноябрь 14:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин

Open in Telegram
Views69−69%vs avg
Forwards—
Reactions3
Comments—
#3309Video
Views85−62%vs avg
Forwards—
Reactions4
Comments—
#3308Photo
Views105−53%vs avg
Forwards—
Reactions2
Comments—
#3307Photo
Views207−6%vs avg
Forwards—
Reactions7
Comments—
#3301Photo
Views114−48%vs avg
Forwards—
Reactions5
Comments—
#3300Photo

ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ 🎥 | 21.11 "Әрем исе" | "Запах полыни" Автор постановки: Илгиз Зәйниев Режиссер: Айрат Абушахманов Адәм баласы гомере буе нидер эзли: бәхетен, мәхәббәтен, яшәү мәгънәсен, үзен... Сәфәр дә 35 ел элек шул уйлар белән туган авылын, үзен яраткан һәм аннан бала көткән сөйгән кызын, якыннарын ташлап беркемгә бер ни дә аңлатмыйча чыгып киткән. Бүген ул кире әйләнеп кайта. Эзләгәнен тапканмы соң ул? Кайчандыр аңа якын булган кешеләр: аны өзелеп сөйгән Сара, Сараны хурлыктан саклап калу өчен аңа өйләнгән дусты Марат, гомере буе Сәфәргә яшерен сөю белән янып йөргән Рузия, аңа гомумән таныш булмаган оныгы Нурзилә белән уртак тел таба алырмы ул? Кем алар хәзер бер-берләре өчен? Бәлки Сәфәр әрем исен үлеп яратканга, үзенең дә, якыннарының да язмышлары ачыдыр? ・21 ноябрь 14:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билетларны Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин

Open in Telegram
Views141−36%vs avg
Forwards—
Reactions3
Comments—
#3298Photo

ТӨРКИ МОҢНАР | ФАТИРНИК 🌙 Төрле телләрдә яңгыраган, әмма уртак мәдәни хәтергә ия музыка. «Төрки моңнар» — Ләйсән Усманованың тыңлаучылар белән бергә төрки телле дөнья буйлап музыкаль сәяхәткә илтүче камер акустик кичә. Программада — татар, төрек, әзербайҗан, казах һәм башка төрки телләрдәге җырлар. Төрле төбәкләрнең халык җырлары, таныш көйләр һәм музыкаль тарихлар бер киңлектә — тавыш һәм гитараның тере яңгырашында очрашачак. Асылташ/Asyltash (Ләйсән Усманова) — Татарстаннан этно, world music һәм заманча авторлык музыкасы жанрларында эшләүче җырчы. Татар, төрек, әзербайҗан, казах һәм башка телләрдә җырлар башкара, төрки халыклар традицияләрен заманча яңгыраш белән берләштерә. Халыкара һәм Россия фестивальләре һәм мәдәни проектлар катнашучысы, зур мәдәни чараларда чыгыш ясаучы һәм татар мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән үз проектларын үстерүче. ・26 ноябрь 19:00 ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин

Open in Telegram
Views403+82%vs avg
Forwards—
Reactions6
Comments—
#3294Video
Views162−27%vs avg
Forwards—
Reactions4
Comments—
#3293Photo

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов (1934–2002) 7 ноябрь — Марсель Хәким улы Сәлимҗановның туган көне. 1934 елның шул көнендә Казанда дөньяга килгән бу олы шәхес — татар сәхнә сәнгате тарихында аерым урын тоткан режиссер, актер һәм педагог. Аның иҗади тормыш юлы татар театрының үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Сәхнәгә 70тән артык спектакль куйды, шул исәптән Т. Миңнуллинның 17 пьесасын сәхнәләштерде. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Зәңгәр шәл» спектакльләре аның иң кадерле иҗат җимешләре булып санала. Профессиональ сәнгать өлкәсендәге казанышлары бәяләнеп, ул ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969, 1975), РСФСР һәм СССРның халык артисты (1980, 1984) исемнәренә лаек булды. 2001 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы дәрәҗәсенә ия булды. Марсель Хәким улы Сәлимҗанов — татар театрының рухын саклап, аны дөнья киңлегенә чыгарган олы оста. Аның иҗаты — милли сәхнә тарихының алтын бите.

Open in Telegram
Views157−29%vs avg
Forwards—
Reactions5
Comments—
#3292Photo

7 ноябрь — КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллинның туган көне! Ул 1953 елда Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында дөньяга килгән. Татар археографиясендә һәм татар тарихы фәнендә аеруча мөһим урын тоткан күренекле галим иде. Җәүдәт Миңнуллин — татар тарихы һәм мәдәнияте буенча берничә китап һәм якынча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, алман, инглиз, төрек һәм венгр телләрендә басылган. Аның зур казанышларының берсе — XX гасыр башындагы Казан «Шәрык клубы» тарихын фәнни яктан өйрәнү. 2013 елда аның «Шәрык клубы: тарихи очерк» дигән китабы дөнья күрде. Бу хезмәт клубның тарихын, эшчәнлеген һәм татар интеллигенциясенең иҗтимагый тормышындагы урынын тирән итеп ачып бирде. 2009 елда татар яшьләре клубы «Шәрык» торгызылганда, басмаканада узган пресс-конференцияне дә нәкъ менә ул — клуб тарихын яхшы белүче галим — алып барды.

Open in Telegram
Views136−39%vs avg
Forwards—
Reactions5
Comments—
#3291Video
Views426+93%vs avg
Forwards—
Reactions7
Comments—