ТӨРКИ МОҢНАР 🌙 | ФАТИРНИК | АСЫЛТАШ | 26.11 Төрле телләрдә яңгыраган, әмма уртак мәдәни хәтергә ия музыка. «Төрки моңнар» — Ләйсән Усманованың тыңлаучылар белән бергә төрки телле дөнья буйлап музыкаль сәяхәткә илтүче камер акустик кичә. Программада — татар, төрек, әзербайҗан, казах һәм башка төрки телләрдәге җырлар. Төрле төбәкләрнең халык җырлары, таныш көйләр һәм музыкаль тарихлар бер киңлектә — тавыш һәм гитараның тере яңгырашында очрашачак. ・26 ноябрь 19:00 ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында, шулай ук «Пушкин картасы» буенча да алырга мөмкин
Открыть в Telegram
Шәрык клубы / Восточный клуб
Татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы ⏰Эш вакыты: 10:00-18:00, көн саен 📍Казан, Татарстан ур. 8 ☎️ 8 (843) 200-12-37 (Эш вакытында шалтырату сорала)
Средние просмотры поста по дням
По дню публикации
Показать таблицей
| Дата | Просмотров на пост |
|---|---|
| 5 нояб. 2026 г. | 426 |
| 7 нояб. 2026 г. | 146 |
| 9 нояб. 2026 г. | 162 |
| 10 нояб. 2026 г. | 193 |
| 14 нояб. 2026 г. | 403 |
| 15 нояб. 2026 г. | 257 |
| 16 нояб. 2026 г. | 141 |
| 18 нояб. 2026 г. | 114 |
| 19 нояб. 2026 г. | 207 |
| 20 нояб. 2026 г. | 105 |
| 22 нояб. 2026 г. | 85 |
| 23 нояб. 2026 г. | 356 |
Самые просматриваемые за месяц
- 01Просмотры642Пересылки—Реакции4Комментарии—
- 02Просмотры426Пересылки—Реакции7Комментарии—
- 03Просмотры403Пересылки—Реакции6Комментарии—
- 04Просмотры257Пересылки—Реакции10Комментарии—
Новые посты
ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ 🎥 | 29.11 "Исәнме, улым!" | "Здравствуй, мама, это я!" Автор: Барзу Абдураззоков Режиссер: Бикчәнтәев Фәрит Пьесаның бөтен эчтәлеге ана белән улның телефоннан сөйләшүеннән гыйбарәт. Ананың бөтен тормышы улын кешелеклелеккә өндәүгә көйләнгән. Спектакль - телефонный разговор пожилой матери с сыном-бизнесменом. Мать звонит своему сыну на работу, чтобы рассказать о незначительных, на первый взгляд, вещах. Таких, как покупка фена, рассказ о белках во дворе... Она считает, что именно на этих мелочах построена наша жизнь, что именно ими заполнена каждый день. Поначалу сын раздражается на ее звонок, так как это отвлекает его от работы. Однако потом понимает, что и сам нуждается в матери. Спектакль рассказывает о любви родителя и ребенка: бескорыстной, возможно, немного наивной, но, безусловно, чистой и искренней. ・29 ноябрь 14:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин
Открыть в TelegramБүген бездә "Күңел өчен" остаханәсе үтә!✨ Киләсе мастер-класс 20 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә узачак. Рәхим итегез!🫶 ・Билетлар Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда. Сегодня в Восточном клубе проходит мастер-класс "Для души". Делимся кадрами творческого процесса!✨ Приглашаем на следующий мастер-класс, который состоится 20 декабря в 14:00! ・Билеты уже в продаже на сайте ТГАТ им. Г. Камала.
Открыть в Telegram20 ноябрь — данлы җырчы һәм композитор Мәрьям Рахманкулованың туган көне! Аның концерт репертуары киң һәм төрле иде: Көнбатыш Европа, рус һәм совет композиторлары әсәрләре, революцион һәм халык җырлары. Ләкин аеруча Мәрьям Рахманкулова татар халык җырларын — бигрәк тә борынгы көйләрне — үтә нечкә интерпретацияләве белән дан алды. Милли вокал белән академик осталыкны берләштерү — аның иҗади йөзенең төп үзенчәлеге. Үзе шулай ук композитор буларак калды: симфоник оркестр өчен әсәрләр, җырлар, спектакльләргә һәм радиоспектакльләргә музыка, татар һәм башкорт халык җырларына эшкәртмәләр — барысы да аның калыбыннан чыккан. Бүген без олы язмышлы сәнгать кешесенең туган көнен билгелибез! 🌹
Открыть в TelegramТАТАРЧА ГИТАРНИК | АЛСУ һәм БУЛАТ ШӘЙМИ 💫 Булат Шәйми һәм Алсу Шәйми сезне тере гитара тавышы, яраткан җырлар һәм җылы атмосфера тулы музыкаль очрашуга чакыра! Алар популяр татар җырларын гитарага кушылып башкарачак, интернетта популяр булган каверларын җырлаячак, ә тамашачы бирелгән җыр текстларын тотып кушыла алачак. Бу гадәти концерт кына түгел, ә яраткан җырларны бергә башкару, аралашу һәм матур хисләр белән уртаклашу мөмкинлеге. ・17 декабрь 19:00 ・Шәрык клубы Татарстан урамы, 8 йорт ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатып алырга мөмкин ・Билетларны шулай ук Пушкин картасы буенча алып була
Открыть в TelegramКҮҢЕЛ ӨЧЕН | Иҗади остаханә | ДЛЯ ДУШИ | Мастер-класс для взрослых 🖌️ Ялларыгызны җылы мохиттә уздырасыгыз килсә, 22 ноябрь көнне 14:00 сәгатьтә үзачак "Күңел өчен" остаханәсенә рәхим итегез! Если вы хотите провести выходные в тёплой атмосфере, приглашаем вас 22 ноября в 14:00 на мастер-класс «Для души»! ・22 ноябрь 14:00 ・Шәрык клубы (Татарстан,8) ・Билетларны Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин / Билеты можно приобрести на сайте ТГАТ им. Г. Камала
Открыть в TelegramВИДЕОСПЕКТАКЛЬ 🎥 | 21.11 "Әрем исе" | "Запах полыни" Автор постановки: Илгиз Зәйниев Режиссер: Айрат Абушахманов Адәм баласы гомере буе нидер эзли: бәхетен, мәхәббәтен, яшәү мәгънәсен, үзен... Сәфәр дә 35 ел элек шул уйлар белән туган авылын, үзен яраткан һәм аннан бала көткән сөйгән кызын, якыннарын ташлап беркемгә бер ни дә аңлатмыйча чыгып киткән. Бүген ул кире әйләнеп кайта. Эзләгәнен тапканмы соң ул? Кайчандыр аңа якын булган кешеләр: аны өзелеп сөйгән Сара, Сараны хурлыктан саклап калу өчен аңа өйләнгән дусты Марат, гомере буе Сәфәргә яшерен сөю белән янып йөргән Рузия, аңа гомумән таныш булмаган оныгы Нурзилә белән уртак тел таба алырмы ул? Кем алар хәзер бер-берләре өчен? Бәлки Сәфәр әрем исен үлеп яратканга, үзенең дә, якыннарының да язмышлары ачыдыр? ・21 ноябрь 14:00 ・Шәрык клубы (Татарстан, 8) ・Билетларны Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин
Открыть в TelegramТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ🔥 ・19 ноябрь , 19:00 ・«Шәрык» клубы (Татарстан урамы, 8) ・18+ ・Билетлар Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда Сине көтеп калабыз! 😉
Открыть в TelegramТӨРКИ МОҢНАР | ФАТИРНИК 🌙 Төрле телләрдә яңгыраган, әмма уртак мәдәни хәтергә ия музыка. «Төрки моңнар» — Ләйсән Усманованың тыңлаучылар белән бергә төрки телле дөнья буйлап музыкаль сәяхәткә илтүче камер акустик кичә. Программада — татар, төрек, әзербайҗан, казах һәм башка төрки телләрдәге җырлар. Төрле төбәкләрнең халык җырлары, таныш көйләр һәм музыкаль тарихлар бер киңлектә — тавыш һәм гитараның тере яңгырашында очрашачак. Асылташ/Asyltash (Ләйсән Усманова) — Татарстаннан этно, world music һәм заманча авторлык музыкасы жанрларында эшләүче җырчы. Татар, төрек, әзербайҗан, казах һәм башка телләрдә җырлар башкара, төрки халыклар традицияләрен заманча яңгыраш белән берләштерә. Халыкара һәм Россия фестивальләре һәм мәдәни проектлар катнашучысы, зур мәдәни чараларда чыгыш ясаучы һәм татар мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән үз проектларын үстерүче. ・26 ноябрь 19:00 ・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин
Открыть в TelegramТАТАРЧА СТЕНДАП ШОУ: Кил, көләбез!🔥 ・12 ноябрь, 19:00 ・«Шәрык» клубы (Татарстан урамы, 8) ・18+ ・Билетлар Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатуда. Яхшы кәефеңне онытма 😉
Открыть в TelegramСвязи
Похожие каналы
Казань. Культурный ДЗЕН.@kazan_culture_dzenИскусство1,3 тыс.
TheatreHD Балет@theatrehdballetИскусство1,41 тыс.
гранд/канал@canal_grandeИскусство1,41 тыс.
Особняк Носова@nosov_mansionИскусство1,42 тыс.
your goth star@mygothstarИскусство1,41 тыс.
Выставочный зал фонда Чеглакова@cheglakov_artspaceИскусство1,41 тыс.
кокакольная@blyasdeecИскусство1,41 тыс.
НеПикаssо@nepicassoproИскусство1,42 тыс.