Posts of йӨземинка
Forwarded from ТАТФОРУМ
JADIDFEST 2026: Тукай чордашлары | Тулы программа 📜 Тарихны укып кына түгел, ишетеп, күреп, тоеп һәм яңадан ачып була! 28–29 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә Jadidfest фестивале узачак. Быел фестиваль Габдулла Тукай чордашларына – бер гасырдан артык элек яшәгән, иҗат иткән, татар мәдәнияте һәм җәмгыяте үсешенә өлеш керткән шәхесләргә багышлана. Ике көнлек программада – музыкаль флешмоб, аудиоспектакль, билгесез ядкярьләр музее, шигъри баттл, багышлау концерты, хаттат перформансы, лекцияләр, монологлар, иҗади лабораторияләр, уеннар һәм татарча ярминкә. Jadidfest үткән белән бүгенгене тоташтыра һәм милли мирасны яңа күзлектән ачарга чакыра. Быел без Тукай чордашларының тормышына, фикерләренә һәм иҗатына төрле форматларда күз салабыз. Алар турында нәрсә беләбез, ә нәрсәләр әле дә сер булып кала? Тулы программа – карусельдә 👆🏼 📍 Татарстан Милли китапханәсе 📅 28 ноябрь | 12:00–20:00 📅 29 ноябрь | 12:00–20:00 Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Open in TelegramДуслар, 28-29 ноябрьдә Милли китапханәдә Җәдид фест уза. Быелгысы Тукай чордашларына багышланган. Фестивальнең максаты - милли мирасны торгызу, аны актуальләштерү, популярлаштыру. Программада - лекцияләр, шигъри баттл, багышлау концерты, перформанс, иҗади лабораторияләр, кыскасы бик кызыклы һәм мәгънәле булачак💚 Без дә ярминкәдә катнашабыз, сезне күрергә шат булырбыз, килегез!
Open in TelegramForwarded from Байтак
#байтак_мастера #байтак_остазлар ✨ Давно не знакомили вас с новыми мастерами — исправляемся! Знакомьтесь, Руфина и её проект йӨземинка 💫 А какая татарская фраза особенно дорога вам? ✨ Яңа осталар белән күптән таныштырганыбыз юк иде — төзәтәбез! Руфина һәм аның йӨземинка проекты белән танышыгыз! 💫 Сезнең өчен иң кадерле татарча гыйбарә нинди?
Open in TelegramӘ бу кичә кабатланачакмы? Әдәби фест-2026 Без йөзәбез... Дөнья ап-ак күбек. Без йөзәбез менә шашкан кебек, Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт Бергә килеп, баштан ашкан кебек. Мин китәргә тиеш таңга чаклы, Ә бу кичә кабатланачакмы? Кабатланачакмы бу кичә - Китә алмыйм шуны белмичә. Тирбәләбез, бу җир безгә бишек. Юк, ул көймә... Без барабыз ишеп. Кеше кулы койган матурлыклар Безнең белән бара тирбәлешеп. Бездән сон да шулай барачакмы? Бу диварлар мәңге калачакмы? - Меңләп сорау, меңләп уй кичә... Китә алмыйм шуны белмичә. Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? Яңгырармы анда безнең көйләр? Кабатланачакмы шушы кичтә Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр? Безнең дәвам шулай яначакмы? Арып-талып уйга калачакмы? - Китә алмам, дөнья:- Юк! - дисә, Китә алмыйм шуны белмичә. Илләр бәхетенә җиткән хәтле Саклармы җир затлы хакыйкатьне, Ялган матурлыкка төрмичә? - Китә алмыйм шуны белмичә. Меңләп сорау, меңләп уй кичә... ...Киләчәккә бара алмый кеше, Бара алмый шуны белмичә. Мөдәррис Әгъләм
Open in TelegramБез әдәби фестта! Бүген-иртәгә, 11.00-20.00 Милли китапханә Җылы худилар алып килдек) M-L, 3500 сум
Open in Telegram