🥞*Җомга коймагы*
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.
1️⃣1️⃣8️⃣нче дәрес: күршесен рәнҗеткән кешене нәрсә көтә?
Пәйгамбәребезнең сәхәбәсе Сәүбән әйткән: «Әгәр ике кеше бер-берсе белән өч көннән артык аралашмый торсалар һәм аларның берсе вафат булса, яисә икесе дә шул хәлендә дөньядан китсә, икесе дә һәлакәткә дучар булырлар.
Әгәр бер күрше икенчесенә явызлык кылып, тегесе үз йортын ташлап китәргә мәҗбүр булса, ул, һичшиксез, һәлак булыр" (Имам Бохари).
Әгәр ике кеше берәр сәбәп белән араларын өзсәләр, өч көн эчендә дуслашырга тырышсыннар. Өч көн үтеп тә араларын төзәтмичә үлеп китсәләр, башларына хәсрәт көтсеннәр.
Әгәр бер кеше күршесен шулкадәр интектереп, тегесе башка җиргә күченеп китәргә мәҗбүр булса, явызлык кылучы үз башына һәлакәт көтсен.
🤲 Йә, Раббым, безне күршеләребезне рәнҗетүләрдән имин кыл.