🕌🕌"Ислам. Беренче адымнар"ның 18 нчесе төгәлләнде: намаз уку тәртипләрен һәм ислам нигезләрен өйрәтүче проектта 150 гә якын кеше катнашты ✅Шәкертләр курсларда алган белемнәрен күрсәтте һәм аларга сертификатлар 📃 тапшырылды; Казанның “Рамазан” мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов үз үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. 🕌🕌 Унсигез сезон дәвамында курсларда 2150 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты. 🌙🌙 Проект Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Мөслим районнарында уңышлы эшли📿📿.
Open in TelegramPosts of Диния Нәзарәте
Бүген - Әниләр көне. Бу уңайдан Мөфти Камил хәзрәт мөселманнарга мөрәҗәгать итте һәм Коръәннән аятьне искә төшерде: “Аллаһ сезне аналарыгызның карыннарыннан чыгарды. Сез берни белми идегез, һәм Ул сезгә күз-колак һәм, шөкер итсеннәр дип, йөрәк бирде” (“Ән-Нәхл” сүрәсе, 78 нче аять). Камил хәзрәт: Бу аятьтә - Ана кеше - Аллаһның, кешене яралтып, бу дөньяга китерүендә турыдан-туры катнашучы һәм Аның рәхмәте. Чөнки Раббыбыз, адәм затына җан биреп кенә калмый, ә аны иң гаҗиз чагында әниле итә: ана үз нарасыена шушы фани дөньяда җылылык бирә, җил-яңгыр тидерми үстерә. Яралтучыбыз хатын-кызга ана булуның һәр чорында – йөклелектә, бала тапканда, имезгәндә, үстерү һәм тәрбияләү юлында кичергән газаплары, авырлыклары һәм кылган игелекләре өчен олуг әҗерләр бирә. Без әниләргә бурычыбызны түләп бетерә алмабыз: бигрәк тә Аллаһның саваплары кадәрле бүләкләр бирү безнең көчтән килми. Ләкин аларга игелек күрсәтү безгә тиеш. Әниләрегезне догадан калдырмагыз, кайгыртыгыз һәм игътибарга күмегез! Мөрәҗәгатьнең тулы тексты.
Open in TelegramКазанның “Мәрҗани” мәчетендә Нәзарәтнең Пленум утырышы узды. 💫Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрдән – 2026нчы елда Нәзарәтнең һәм аның карамагындагы оешмаларның эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук 2027нче елга планнар каралды. ❗❗❗Аеруча нык игътибар Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кыйммәтләрен саклауга бирелде. Пленумда катнашучылар шулай ук бертавыштан 2027нче елны Нәзарәттә Минтимер Шәймиев елы дип игълан итәргә һәм Татарстанда ислам үсешенә керткән зур өлеше өчен ТР Дәүләт Киңәшчесенә хөрмәт күрсәтергә карар кылды. Пленум барышында Рамазан аена әзерлек, алгы сызыктагы МХО сугышчыларына ярдәм итү, ислам банкингына кагылышлы башка мәсьәләләр кузгатылды. Мөхтәсибләр шулай ук 2026нчы елда “Зәкят” хәйрия фондының эшчәнлеге турында хисап тыңлады: агымдагы елда барысы 55 млн сумнан артык хәйрия ярдәме күрсәтелде.
Open in Telegram