Posts of Дөрес сүзгә җавап юк!
Милләт, никадәр шигъри җанлы, шигъриятка никадәр якын булса, шулкадәр үлемсез, озын гомерле була. Шигърияттән ераклашкан саен, милләт тә мәнгелектән ераклаша, гомере дә кыскара бара. Баласыннан әкияте киткән милләт үлемгә юл ала... Айдар Хәлим
Open in TelegramХалык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Габдулла Тукай
Open in TelegramЯлгыш ычкынган сүзләрдә кешенең әйтергә тиеш тапмаган, әмма чынлыкта уйлаган фикерләре әйтелә. Әхсән Баян
Open in TelegramТеле булмаган кеше образлы фикерли алмый. Ә әдәбият ул – образлы фикерләү. Туфан Миңнуллин
Open in TelegramӘйткәнеңнең мәгънәсе – кайтарып әйтелгән сүз дәрәҗәсендә... Дәшмәсәләр, ишетмәгәннәр һәм кабул итмәгәннәр булыр. Мөхәммәт Мирза
Open in TelegramБала кечкенә чакта аңа Аллаһ турында сөйләмәсәң, бала үсеп җиткәч, аның турында Аллаһка сөйлисе була. Җәлил хəзрəт Фазлыев
Open in TelegramГайбәттән сакланыгыз, чөнки ул зинадан да яманрак. Дөреслектә, зина кылучы тиздән Аллаһка тәүбә итәргә һәм Аллаһ аның тәүбәсен кабул итәргә мөмкин. Гайбәт сөйләүчегә килгәндә, Аллаһ аны, гайбәте сөйләнгән кеше аны гафу иткәнче, гафу итмәячәк. Хәдис
Open in TelegramТатар, нәрсәне булса да аңламаса, бу милли түгел, безгә хас түгел һәм моңа мохтаҗлыгыбыз юк, дияр. Зөлфәт Хәким
Open in Telegram