AI-чатbetaКабинет

Посты канала 100 ел элек

сначала новые

#4765Фото

Переслано из Умра и Хадж | Мекка Медина

Ма шаа Аллах — Умра, после которой сердце меняется навсегда ✨ ​Когда отправляешься в святые места, важна не только дорога, но и человек, который идёт рядом. С Исмаилом хазратом паломники чувствуют себя в надёжных руках с первых минут — рядом с тем, кто окружает заботой и вниманием каждого. ​АльхамдулиЛлях, он летает на Умру почти каждый месяц — знает маршрут до мелочей, помогает в любых бытовых и духовных вопросах и умеет поддержать в нужный момент. ​А ещё это путешествие с глубоким смыслом: Исмаил хазрат прекрасно знает Сиру Пророка ﷺ и проводит не только стандартные экскурсии, но и дополнительные — чтобы вы могли прочувствовать историю каждого места. ​Тёплые отзывы в группах паломников говорят сами за себя — люди возвращаются с благодарностью и желанием поехать снова. ​Места на ближайший выезд уже открыты. Напишите нам в директ / по ссылке в шапке профиля, чтобы забронировать место и задать вопросы 🤍

Открыть в Telegram
Просмотры112−78%к среднему
Пересылки—
Реакции1
Комментарии—
Динамика просмотровСкрыть динамику

Рост просмотров

Часов после публикации

Показать таблицей
Часов после публикацииПросмотры
0 ч0
1 ч52
4 ч86
8 ч112
  1. Через 1 час52
  2. Через 6 часов112
  3. Всего сейчас112
#4762Фото

Переслано из Милләт хәбәрләре

Без текста

Открыть в Telegram
Просмотры314−38%к среднему
Пересылки—
Реакции—
Комментарии—
#4758Фото

Переслано из Милләт хәбәрләре

Без текста

Открыть в Telegram
Просмотры300−41%к среднему
Пересылки—
Реакции—
Комментарии—
#4757Текст

Переслано из Милләт хәбәрләре

Чулпанны өйле итик! Бу көннәрдә "Ирек мәйданы" газетасында бер хәбәр укып, бик тетрәндем, һаман тынычлана алмыйм. Ул хәбәр "Яңа, җылы өйгә керү - иң зур хыялым" дип атала, журналист Рәмис Латыйповның Балтач районы, Кариле авылында яшәүче Чулпан Габделганиева белән әңгәмәсе ул. Чулпанны мин 2020 елның февралендә, Казанда, "Әдәби марафон" чарасында күргән идем, ул инвалидлар коляскасында утырган бик мөлаем кыз иде. Мин аңа китабымны бүләк иттем, аннан соң да телефоннан бераз аралаштык әле. Мин Чулпанның актив тормыш алып баруын, иҗат белән шөгыльләнүен, аяклары йөрмәсә дә, спорт буенча зур уңышларга ирешүен, районда инвалидлар оешмасын җитәкләвен укып белә идем. Рәмис аны тагы да төгәлрәк язган - "... дүрт китап авторы, шашка буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында дөнья чемпионы" да икән бит әле Чулпаныбыз! Әмма авылда яшәп, инвалид коляскасында утырып, шушы югары дәрәҗәләргә ирешкән татар кызының яшәгән йорты ярымҗимерек хәлдә, кышын җылы тормый торган, 1962 елгы щитовой йорт икән, 1954 елгы, дип әйтүчеләр дә бар! Балачактан йөри алмаган авыру кызын әнисе гомер буе үзе караган, хәзер ул да үлгән инде, Чулпанга ярдәм итәргә бертуган апасы Гөлшат килгән, алар хәзер бергә яши икән, әле ярый ул бар! Өйләренең өсләренә җимерелеп баруын күреп, авыл җитәкчелеге Чулпанга яңа йорт салырга җир бүлеп биргән, мәрхәмәтле кешеләр ярдәмендә инде төзелеш эшләре дә башланган. Әмма йорт салу зур чыгымнар сорый бит, үзе дә инвалид арбасында утырган хатын-кызга бу эшне башкарып чыгу бик авыр булачак. Һәм Чулпан, ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган, элек исә уңайсызланган. Кадерле дусларым, милләттәшләрем, дин кардәшләрем! Без җылы өйләребездә торабыз, үз аякларыбызда йөрибез, боларның барысыннан да мәхрүм булган бер мөселман татар хатын-кызына ярдәм итик! Аллаһы Тәгалә бу изге эшкә безне сәбәпче итсен! Әлбәттә, бу эшкә Балтач районы хакимияте дә кушылса, Чулпан сеңелебез бу кышка җимерек, салкын йортында түгел, ә җылы өендә керер иде! Ул аның иң зур хыялы бит! Чулпанга хыялын тормышка ашырырга ярдәм итик, аны өйле итик! . Фәүзия Бәйрәмова-Аймал, . Түбән Новгород өлкәсе. . 18.11.26. (Чулпан Габделганиеваның карта һәм телефоннары язылган газета мәкаләсен биредә урнаштырам.)

Открыть в Telegram
Просмотры292−42%к среднему
Пересылки—
Реакции—
Комментарии—
#4754Файл
Просмотры436−14%к среднему
Пересылки—
Реакции4
Комментарии—
#4752Фото

مَكْتَبَةِ مَقْصُودِيَّه دَه بُولِنَانْ كِتَابْلَرْنِڭْ قِيمَتْلَرِي : «Мәктәбәи Максудия»дә (Максуди китапханәсендә) булган китапларның кыйммәтләре (бәяләре): № Китап исеме һәм кыскача тасвирламасы Бәясе 1) «Мөгаллим әүвәл» (مُعَلِّمِ أَوَّل) — Усуле мәддия тәдриҗия үзрә әлифба (аваз методы белән җиңелдән катлаулыга таба өйрәтүче әлифба). (15) тиен 2) «Гыйбадәте исламия» (عِبَادَاتِ إِسْلَامِيَّه) — Мәкәтибе ибтидаия өчен мөфассал гыйльме хәл (башлангыч мәктәпләр өчен тулы дин сабаклары). (25) тиен 3) «Гыйбадәте исламия» (عِبَادَاتِ إِسْلَامِيَّه) — Сөаль вә җаваплысы, олуглар өчен (сорау-җавап рәвешендә, зурлар өчен). (30) тиен 4) «Гакаиде исламия» (عَقَائِدِ إِسْلَامِيَّه) — Мөгътәкадәт, көтебе кәлямиядән мөләххастыр (ислам гакыйдәсе, кәлям китапларыннан кыскартып алынган). (10) тиен 5) «Шәригате исламия» (شَرِيعَتِ إِسْلَامِيَّه) — Җәмигы әхкяме шәргыяи иҗмалән хавидер (барлык шәригать хөкемнәрен гомумиләштереп үз эченә ала). (20) тиен 6) «Әнбәэ әл-әнбия» (أَنْبَاءُ الْأَنْبِيَاء) — Мөфассал тарихы әнбия вә мөрсәлин, җөзъе әүвәл (пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең тулы тарихы, 1 нче кисәк). (40) тиен 7) «Дөрусе шифаһия» (دُرُوسِ شِفَاهِيَّه) — Лөгать вә мөкяләмәи гарәбия, 2 җөзъ, (50) дәреслек (гарәп теле сүзлеге һәм телдән сөйләшү дәресләре, 2 кисәктә). (80) тиен 8) «Кавагыйде сарфия» (قَوَاعِدِ صَرْفِيَّه) — Төрки гыйбарә мөхтәсар сарфы гарәби (төрки телендә аңлатылган кыскача гарәп морфологиясе). (20) тиен 9) «Әл-каванин ән-нәхвия» (اَلْقَوَانِينُ النَّحْوِيَّه) — Гарәби гыйбарә мөфассал нәхү гарәби (гарәп телендә тулы гарәп синтаксисы). (40) тиен 10) «Әл-истифтах» (اَلِاسْتِفْتَاح) — Төрки гыйбарә мөфассал сарфы гарәби (төркичә аңлатылган тулы гарәп морфологиясе). (35) тиен 11) «Әл-истикмаль» (اَلِاسْتِكْمَال) — Төрки гыйбарә мөфассал нәхү гарәби (төркичә аңлатылган тулы гарәп синтаксисы). (30) тиен 12) «Мөстәнтыйкуль-әфкяр» (مُسْتَنْطِقُ الْأَفْكَار) — Гарәби гыйбарә кавагыйде җәдидәи мантыйкыя (гарәп телендә яңа мантыйк / логика кагыйдәләре). (40) тиен 13) «Гакаиде манзумә» (عَقَائِدِ مَنْظُومَه) — Мөгътәкадәт, «Мәгърифәтнамә»дән мәэхуздыр (шигъри формадагы гакыйдә, «Мәгърифәтнамә» китабыннан алынган). (5) тиен 14) «Тәрҗемане руси» (تَرْجُمَانِ رُوسِي) — Лөгать вә мөкяләмәи русияи тәгълиме шифаһи (рус сүзлеге һәм русча сөйләшергә телдән өйрәтү китабы). (30) тиен 15) «Гыйльмель-ард» (عِلْمُ الْأَرْض) — Геология (Садреддин Максудиныкы). (10) тиен 16) «Мәгыйшәт» (مَعِيشَت) — Милли роман (Садреддин Максудиныкы). (15) тиен 17) « Хикәяи Робинзон» (حِكَايَةِ رُوبِينْصُون) — (Робинзон Крузо хикәясе, Садреддин Максуди тәрҗемәсе). (20) тиен 18) «Тарихы Ислам» (تَارِيخِ إِسْلَام) — Әнбия, хөләфа, мөлүк вә сәлатыйне мөслимин (пәйгамбәрләр, хәлифәләр, мөселман патшалары һәм солтаннары тарихы). (20) тиен 19) «Кыйраәте төркия» (قِرَاءَتِ تُرْكِيَّه) — Лисане әдәби үзрә мөхәррәрдер (әдәби төрки-татар телендә язылган уку китабы). (10) тиен 20) «Мөфассал гыйльме хәл» (مُفَصَّلْ عِلْمِ حَال) — (Тулы дин гыйлеме дәреслеге). (30) тиен

Открыть в Telegram
Просмотры1 290+155%к среднему
Пересылки—
Реакции6
Комментарии—
#4751Фото
Просмотры475−6%к среднему
Пересылки—
Реакции6
Комментарии—
#4750Фото

إِنَّا لِلهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун Казан шәһәрендә вә әтрафында кыйраәте берлә мәшһүр кари Кәмаледдин әфәнде Сәлахеддин углы 28 нче мартта 70 яшендә даре бәкайә рихләт итте. Мөшарүн иләйһ бу тарафта булган муллаларның вә башка кариларның биз-зат я бил-васыйта кыйраәттә остазлары иде. Мәшһүр вә шәзз кыйраәтләрдән 14 төрле кыйраәттә там мәләкә сахибе бер зат иде. Мисырда, «Җамигуль-Әзһәр»дә һәм кыйраәт иттереп тормыш иде. Җеназа намазында шәһәремезнең голәма вә башка кибарлары хазыйр иделәр. رَحِمَهُ اللهُ رَحْمَةً وَاسِعَةً (Рахимәһуллааһу рахмәтән вәәсига) «Дөреслектә, без Аллаһныкы һәм, һичшиксез, Аңа кайтачакбыз» (Коръән, 2:156). Казан шәһәрендә һәм аның тирә-ягында үзенең Коръән укуы (кыйраәте) белән танылган мәшһүр карый (Коръән хафиз) Кәмаледдин әфәнде Сәлахеддин улы 28 нче мартта 70 яшендә мәңгелек йортка (ахирәткә) күчте. Телгә алынган бу шәхес (мәрхүм) безнең яклардагы муллаларның һәм башка карыйларның турыдан-туры яки шәкертләре аша кыйраәт гыйлемендә остазлары иде. Ул мәшһүр (10 мөтәватир) һәм шәзз (сирәк очрый торган 4) кыйраәтләрдән — барлыгы 14 төрле кыйраәтне камил үзләштергән оста бер зат иде. Ул хәтта Мисырда, мәшһүр «Әл-Әзһәр» университеты-мәчетендә дә (шәкертләргә) Коръән укытып торган иде. Аның җеназа намазында шәһәребезнең галимнәре һәм башка олуг, дәрәҗәле кешеләре катнаштылар. Аллаһы Тәгалә аны Үзенең киң рәхмәтенә алсын! «Воистину, мы принадлежим Аллаху, и к Нему мы вернемся!» (Коран, 2:156) 28 марта в возрасте 70 лет переселился в обитель вечности (скончался) прославившийся в городе Казани и его окрестностях своим чтением Корана знаменитый чтец (кари) Камалетдин эфенди, сын Салахетдина. Упомянутый покойный был наставником (устазом) в науке чтения Корана для мулл и других чтецов нашего края — как напрямую (лично), так и опосредованно (через своих учеников). Он был личностью, в совершенстве владевшей 14 видами коранических чтений (кираатов) — как общеизвестными (мутаватир), так и редкими (шазз). В свое время он также преподавал чтение Корана в Египте, в соборной мечети-университете «Аль-Азхар». На его погребальной молитве (джаназа-намазе) присутствовали ученые-богословы (улемы) и другие почетные люди нашего города. Да одарит его Аллах Своей необъятной милостью! "Казан мөхбире" 29 март 1906 ел

Открыть в Telegram
Просмотры470−7%к среднему
Пересылки—
Реакции13
Комментарии—
#4749Фото
Просмотры654+29%к среднему
Пересылки—
Реакции9
Комментарии—
#4746Превью ссылки
Просмотры719+42%к среднему
Пересылки—
Реакции4
Комментарии—