Кытай җырчысы Нидерланд чиркәвендә татар «Сандугач»ын җырлый 21 ноябрьдә Роттердам шәһәрендә татар классик музыкасы концерты узды. «Күңелемдә яз» дип аталган кичә Нидерланд чиркәве Pelgrimvaderskerk-та оештырылды. Концерт Нәҗип Җиһанов һәм Рөстәм Яхинның юбилейларына багышланды. Аны Казанда туып үскән музыкантлар — пианист Алия Исхакова һәм скрипкачы Юлия Гобәйдуллина оештырды. Алар белән бергә Япониядән кларнетчы Маюко Такеда һәм Гонконгтан җырчы Лилиан Тонг та чыгыш ясады. Тонг бу кичә өчен махсус татар телендә җырларга әзерләнгән. Концертка татарлар гына түгел, җирле халык та килгән иде. Соңгы айларда яңа буын татар эмигрантлары Европада төрле мәдәни чаралар оештырып тора.
Открыть в TelegramДинамика просмотровСкрыть динамику
Рост просмотров
Часов после публикации
Показать таблицей
| Часов после публикации | Просмотры |
|---|---|
| 0 ч | 1 |
| 2 ч | 81 |
| 5 ч | 110 |
- Через 6 часов110
- Всего сейчас110